Еш кына ир-ат белән хатын-кыз арасында беренче караштан ук ниндидер сихри хис уяна. Алар бер-берсен танып алалар һәм бер-беренә тиң булуларын аңлыйлар. Шундый ук сихри хис Александр белән Юлия арасында да уяна.
2010 нчы ел Александр белән Юлия өчен бик узенчәлекле була. Башта алар дуслар кебек кенә аралашалар. Ә бит чын мәхәббәт ихлас дуслыктан башлана. Аквапаркка дуслары белән бергә барып кайтканнан соң, Александр аңлый, Юлиядән башка алга таба яшәп булмый, ул – аның язмышы. Елның иң тылсымлы төнендә, бар дөнья Яңа ел көткән вакытта – чын могҗиза була – Александр сөйгәненә тәкъдим ясый. Әле ничек ясый бит. Кечкенә генә булган киндер-сюрприз Юлия өчен иң көтелмәгән сюрприз булып чыга. Гадәти уенчык урынына ул йөзек таба һәм «Минем хатыным буласыңмы?» дигән сүзләр ишетә.
Һәм төгәл 5 ел элек – 2013 елның 12 апрель көнендә – яшьләр барлык туганнары-дуслары алдында «ӘЙЕ» дип җавап бирәләр. Юкка гына яшьлэр бу датаны сайламаган – бу көнне Александрның әти-әнисенең язылышкан көннәре. Шулай, Ермиловларда тагын бер бәләкәй генә традиция туа.
Грециядә булган туй сәяхәте матур экиятнең башы гына була. Алда аларны тагын да матуррак һәм тетрәндергеч вакыйга – кызлары Юстина тууы була. Беренче адымнар, беренче сүзләр…
Кадерле Александр, Юлия! Бер-берегезне кадерләп, хөрмәт итеп һәм яратып яшәгез! Алдагы тормышыгыз бәхетле булсын, бүгенге булган мәхәббәтегезне саклап, бриллиант туйларыгызны да бергә каршы алырга язсын!