36 пар өчен Марш Мендельсоны яңгырады. Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Бүгенге кебек чакырылган матур Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
Искә төшерик, 50, 60, 70 ел бергә яшәгән парларны тантаналау йоласы 2000 нче елны Казан шәһәрендә барлыкка килгән һәм бүген дә дәвам ителә. Һәр ай саен, барлык шәһәр ЗАГС бүлекләренең белгечләре ярты гасырдан артык ЗАГС бусагасын атлап кергән парларга тантана үткәрәләр. Андый парларга шәһәр мэры Илсур әфәнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты тапшырыла. Елдан ел гаилә юбиләрларның саны артканнан арта баруы бик күңелле күренеш.