Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләре оешканга 100 еллыгына багышланган чара

2017 елның 17 декабре, якшәмбе

Юктыр шундый кеше, кемнең тормышы ГХАТ бүлеге белән бәйле булмаган. Нәкъ менә биредә кешенең тормышында булган иң мөһим вакыйгаларны теркиләр. Һәм нәкъ менә биредә һәрвакыт шат һәм булышырга әзерләр.

Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерециясе ГХАТ бүлекләренең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмнең төп кунаклары булып мәхәббәттә һәм татулыкта дистәләгән ел гомер кичергән гаилә парлары, бу елда туган икенче һәм аннан соңгы балалары туган яшь ата-аналар һәм 2017 елда үз никахларын теркәгән яшь пар.

Бәйрәм чарасында катнашкан кунакларны һәм катнашучыларны Татарстан Республикасында кеше хокуклары вәкиле, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеләре, Мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәре Пенсия Фонды җитәкчеләре сәламләделәр.

Бәйрәм чарасы алып баручыларның сәламләү сүзләре һәм ГХАТ тарихын сөйләүдән башланып китте.

Аерым котлау сүзләре, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, 50 һәм 60 ел бергә тормыш иткән,  Кадымов Шамил Кадым улы һәм Фәүзия Галиулла кызы, Юрьев Александр Григорий улы һәм Тамара Сергей кызына  тапшырылдылар.

Бигрәк тә мәгънәле булып, зур гаилә тормышы стажы булган юбилярлардан, яшь үз никахларын 2017 елда теркәгән Артур һәм Анна Зиадеевлар гаиләсенә киңәшләре яңгырады.

Бәйрәмдә Панчев Владимир һәм Наталья гаиләсен игезәк балалары туу белән котладыр,  ә Смирнов һәм Пашиннар гаиләләренә гаилә (ана) капиталын тапшырдылар.

Бәйрәм чарасының тантаналы вакыйгасы булып Яшел Үзән шәһәренең урта белемле мәктәпләр ярасында узган “Минем гаиләм” рәсем конкурсында җиңгән укучыларны бүләкләү.  

Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева хезмәттәшләрен, Яшел Үзән районы ГХАТ хезмәте ветераннарын, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International