Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераны, полиция подполковнигы Руфат Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге милиция майоры, ветераннар советы рәисе Васил Вахитов, “Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы” учреждениесе Чаллы территориаль идарәсенең Актаныштагы бүлек башлыгы Рәсимә Сәетова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде. Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гариповалар катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерделәр.