Әлмәт ГХАТының виртуаль Музее

2017 елның 28 октябре, шимбә

Йөз ел элек, 1917 елның 18 декабрендә РСФСР халык комиссарлары советыны "гражданлык өйләнешү, балалар һәм гражданлык хәле актларын төркәү китабын алып бару турында" декрет имзаланды, ул Россия Республикасы алга таба бары тик гражданлык өйләнешүне кабул итүне, ә никахлар мәҗбүри гражданлык өйләнешү белән беррәттән,  өйләнешүчеләрнең теләге дигәнне аңлатты. Әлеге документның кабул ителгән көне Россиядә гражданлык хәле актларын туркәү органнарының туган көне дип санала.

Әлмәт районы ГХАТ Идарәсе 1950 еллар ахырында оеша, ә 1959 елда шәһәр ГХАТ бүлеге барлыкка килә. Аерым Әлмәт шәһәре барлыкка килеп,10 ел узуга 19247 бала туа. Икенче унъеллыкта – 15001 сабый дөньяга аваз сала. Архивта никахлар турында да мәгълүмат саклана. Мәсәлән, 1921 елда 86 гаилә барлыкка килә – бу иң түбән күрсәткеч.

Сугыш елларында өйләнешү турындагы актларны теркәү саны  сизелерлек кимегән: әйтик, әгәр сугыш башланганда 331 пар төркәлгән булса,  сугыш уртасында, авыр вакытлар булса да, гаиләләр төзелгән, әмма ике тапкырдан да сирәгрәк. Сугыштан соңгы елларда, тормыш җайга салына башлагач, никахны теркәү кискен арта.

1920-нче елларда "кызыл туйлар" уздыру гамәлгә керде. (теркәү өстәлен кызыл җәймә белән каплау мәҗбүри иде). Язылышу, ә аннан соң кичке утыру.

1950-нче еллар ахырында "гражданлык йолалар" үзләштерелә, ягъни кешеләргә төгәл кагыйдәләр бирелә башлады – туйга әзерләнү һәм ничек өйләнергә. Туганнары һәм дусларыннан кечкенә бүләкләр бүләк итергә киңәш ителде. Кәләшне роза чәчкәләре, кияүне – канәфер белән котлый иделәр.

1964 елдан СССРда никах теркәүнең билгеле бер көтү срогы билгеләнде (бер айдан алдан язылган гариза), таныклык институты кертелде (яшьләрнең шаһитлары булуы мәҗбүри иде).

Әлеге миссия аеруча мактаулы дип санала иде, чөнки үз имзалары белән бу кешеләр заверяли кияү һәм кәләш арасындагы мәхәббәтнең хокукын  билгели иде. Бу уңайдан берничә сынамыш барлыкка килгән. Мәсәлән, шахитлар үзара туган булырга тиеш түгел иделәр. Шаһитлар кызыл яки ак төстәге бәйрәм тасмалар тагырга мәҗбүр булган.

1970-нче еллар башында СССРда күп кенә туй традицияләре кире кайтты: ипи-тоз, табын җырлары, уеннар, кыз алу һ. б.

Бүген исә ГХАТ Идарәсендә ел саен 1500дән артык никах теркәлә. ГХАТ Идарәсе бинасында барлык төр гражданлык хәле актларын теркәү уздырыла. Заман тенденцияләренә нигезләнеп, оригиналь дизайнлы фуршет һәм тантаналы заллар бар. Югары дәрәҗәдә никахлашу,  балага исем кушу, ярәштерү тантанасы һәм башка күп нәрсәләр уздырыла. Традицион рәвештә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелә:  көмеш (25 ел бергә яшәү), алтын (50 ел), изумруд (55 ел), бриллиант (60 ел) туйлар. Бу бәйрәмнәр медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән алып барыла.

Исәпләү саны буенча атнага ЗАГС Идарәсендә 1000 гә якын кеше килә.

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәседә 5783 гражданлык хәле акты төркәлгән. 2017 елның 9 ае эчендә 2180 туу теркәлгән  . Табигый артуы 467 кешене тәшкил иткән.

Бу чорда 1216 пар никах төзергә теләк белдергән. 576 гаилә никахны өзгән.

Елдан-ел актлар язмалары саны арта, димәк, тормыш алга бара.

2017 елга бөтен ил ГХАТ бүлекләренең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлбәттә зур вакыйга! Бу вакыт эчендә ГХАТ җәмгыятебезнең аерылгысыз төркеменә әверелде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре 1 гасырлык тарихны кадерләп сакларга тырыша.

Юбилей датасына ГХАТ идарәсендә виртуаль музейны тулыландыру эше дәвам итә. Виртуаль музей туй гореф-гадәтләре һәм йолалары фоторәсемнәре белән тулылана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International