Гаилә елы кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәгендә Татарстанның районнарына тапшырылучы «Россия йөрәге» капсуласын каршы алу тантанасы үтте. Морзахановлар гаиләсе Азнакай шәһәреннән "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласын алып кайтты. Гаилә башлыгы Рамил Морзаханов азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов гаиләләрне бәйрәм белән котлады.
Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегенең тантаналы залында Мөслим районының күп балалы гаиләсенә «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы булды.
Район мәдәният йортында, Ютазы районы ГХАТ бүлегенең никахлашу залында «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын Азнакай районынна тапшыру тантанасы булды.
38 нче лицей укучылары Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә булдылар. Балалар ГХАТ Идарәсе органнарының эше, һәр кешенең тормышында аларның нинди роль уйнаулары турында белделәр. Никахка һәм гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт темасы да күтәрелде.
Бүген, 8 апрельдә, Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә учагы капсуласын Азнакай районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Гаилә учагы капсуласы 1 апрельдә Урыссу бистәсеннән Абрамовлар гаиләсе тарафыннан Ютазы муниципаль районына китерелде.
Бөтенроссия йөклеләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә «Гаиләм – Минем Галәм» фотокүргәзмәсе ачылды, аның авторы-шәһәрнең танылган фотографы Елена Максимова. Күргәзмәнең геройлары Түбән Кама шәһәре гаиләләре.
2024 елның 5 апрелендә Йөклеләр көне кысаларында ГХАТ Идарәсенең хокук белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе белән очрашу булды.
Бүген Бөтенроссия йөкле хатыннар көне алдыннан Нурлат районы ГХАТ бүлегендә булачак әниләр белән очрашу узды.
Бала көтү-һәр хатын-кыз тормышында гаҗәп вакыт. Бу чорда аңа аерым кайгырту, игътибар һәм ярдәм кирәк. Нәкъ менә шушы максат белән безнең илдә тагын бер матур бәйрәм – Бөтенроссия йөклеләр көне барлыкка килде. Бәйрәм елына ике тапкыр билгеләп үтелә, һәм беренче дата, символик рәвештә, яз көне 7 апрельдә билгеләп үтелә.
Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы тора. Зур гаилә учагының өлешләре илнең барлык төбәкләренә тапшырылган. 25 мартта ут Баулы шәһәренә китерелә. 1 апрель көнне бу мөһим символны Ютазы муниципаль районына тапшырдылар.