Бу көннәрдә Зәй шәһәрендә яшәүче Кожевникова Наталья Василий кызы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.