2017 нче елның 22 нче август - Россия дәүләт флагы көнендә Азнакай районы ЗАГС бүлегендә 8-9 нчы сыйныф балалары белән әдәби викторина үткәрелде. Баш белгеч Шакирова Светлана Марс кызы дәүләт флагы турында бик кызыклы әнгәмә алып барды. Балаларга тарихи сораулар бирелде. Алар бик актив катнаштылар. Викторина нәтиҗәсе буенча истәлекле бүләкләр тапшырылды.