«Казан» Гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" эшли.

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Булачак  яшь парлар өчен укулар бушлай үткәрелә.

 

 "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" дәресе узды.  Анда ир һәм хатын булырга җыенучы парлар психолог белән әңгәмә алып баралар. Дәрес барышында психолог мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт, татулыкны озак еллар буена ничек сакларга, гаиләдә нинди авырлыклар кичерергә туры киләчәген һәм ничек дөрес итеп кыенлыклардан чыгу юлларын аңлата.

 

Дәресләрдән соң булачак яшь парлар "Казан" гаилә Үзәгенең тантана заллары белән танышалар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International