18 июльдә Алабуга ЗАГС бүлегендә Гобәйдуллиннар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтте. Ильяс белән Гөлнара 25 ел тормышның ачысын да, төчесен дә бергә бүлешә. Алдынгы карашлы, матур, дус гаилә белән ЗАГС белгечләре һәр 5 ел саен очрашып тора. Алар юбилейларны шулай зурлап уздырырга яраталар.