Күптән түгел Биектау районының Әлдермеш авылынаң Гаделия Вәли кызы Гәрәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

     Гаделия Вәлиевна тыл ветераны. Яшьлек елларында – гомеренең иң матур чорында Гаделиягә көне-төне җиңү өчен хезмәт куярга туры килә. 9 май – Бөек җиңү көне шатлыклы да һәм үзәк өзгеч әрнүле дә булып хәтерендә калган. Нәкъ шул көнне аның иң газиз кешесе – әнисе вафат була. Гаделия әтисе белән әнисенең өлкән баласы була. Ул 4 энесе һәм сеңелләре белән ятим кала. Ихтыяр көче нык була аның. Үзенең энеләренә һәм сеңелләренә җил-яңгыр тидерми, карап үстерә. Соңыннан үзе дә гаилә корып җибәрә. Ире белән дә озак яшәргә язмаган булган – 28 яшендә Гаделия 3 бала белән тол кала. Кече малаена ул вакытта нибары 10 ай гына була. Әмма Гаделия тормыш авырлыкларына бирешми. Берүзе балаларны тәрбияләп үстерә. Гомере буе колхозда эшли. Бүген инде аны күп санлы оныклары һәм оныкчыклары шатландырып яши.

     Район хакимияте башлыгы исеменнән юбилярларны район башкарма комитеты рәисе Илшат Хөснетдинов һәм район башкарма комитет рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады. Алар ветеранга котлау хатын җиткерделәр, район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар, бәхетле, тыныч тормыш, сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International