"Өч җиделе билгесе астында": Түбән Кама яшь парлары сихерле саннарга ышана

2017 елның 7 июле, җомга

     Җәйге айларда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туй бумы җитә.

     Күп кенә яшь парлар "сихерле саннарга" ышана, шуңа күрә "07.07.2017" чираттагы матур дата көнне, никахлашу Сарае яшь парларны  гадәттәгечедән берничә тапкыр күбрәк кабул итәргә әзерләнде.

     Күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә,  никахларын "Өч җиделе билгесе астында" төзергә теләүчеләр өчен,  ГХАТ белгечләренең эш көне озынайтылачак.  Беренче тантана иртәнге 9:00 да узачак, соңгысы кичке 20:00. Үз мөнәсәбәтләрен 30 дан артык пар рәсмиләштерә алачак. Аерым игътибар ГХАТ Идарәсе территориясе янындагы бинада тәртип саклауга биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International