Бәхетле гаилә мәктәбе үз эшен дәвам итә.

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Һәр сишәмбе мәктәп яңа тыңлаучыларын көтә.

 

Һәр сишәмбе 10.00 сәгатьтә "Казан" гаилә Үзәгендә өйләнешүчеләр һәм гаиләләрендә бәхет һәм иминлек саклап калырга теләүчеләр  өчен бушлай дәрес уза.

 

Дәресне КСЦО "Ышаныч" психологы үткәрә. Ул  булачак парларга бергә узасы тормыш юлында үтәчәк чорларның  төп төшенчәләрен аңлата,  конфликтлар вакытында үз-үзеңне дөрес итеп тоту, ышаныч, мәхәббәт һәм үзара аңлашуны озак еллар дәвамында саклап калуга кагылышлы белемнәр бирә.

 

Дәресләрдән соң парлар тантаналы  никахлашу заллары белән танышалар, булачак тантанага кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларга җавап ала алалар. Әлеге дәресләргә  теләге булган һәр кеше чакырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International