«Казан» гаилә Үзәгендә медицина династияләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

2017 елның 16 июне, җомга

Гадәттәгечә, бирегә гомуми эш стажы йөз елдан артык булган табиблар гаиләсе династияләрен чакырдылар.

 

"Казан" гаилә үзәге – ул гаилә төзү урыны гына тугел, ә Казан шәһәре өчен әһәмиятле булган  чаралар  үткәрү урыны да. Медицина хезмәткәрләре көне унаеннан, медицина династияләрен котлау "Казан" гаилә Үзәгендә күркәм традициягә әверелде.

Табиб! Әлеге сүздә күпме мәгънә яшеренгән. Ягымлы караш, эчкерсез-саф һәм һәрвакыт ярдәмгә килүче күңел ул. Назлы кулларында күпме кешенең гомере хәл ителә, меңәрләгән җаннарга яңадан яшәү дәрте уятучы, бәхет китерүче илаһи затлар алар! Бу  хөнәрне алар үз балаларына, оныкларына тапшыралар.

Хөрмәтләү тантанасында 10 табиб династияләре тәкъдим ителде. Бирегә килгән  династияләр арасында, Зефировлар гаиләсе бүгенге көндә 612 ел гомуми эш стажына ия!

Чарага табибларны котлар өчен, Казан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Дамир Илдус улы Фәттахов чакырылды.

Гаилә династияләре вәкилләренә Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм исемле статуэткалар тапшырылды.

Дамир Илдус улы Фәттахов белән берлектә,  Республика Балалар клиник хастаханәсенең баш табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев һәм шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча  Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Нил улы Халфиев бүләкләрне тапшырдылар. Җитәкчеләр, медицина гаилә династияләренә рәхмәт сүзе белдерделәр! Тантананы искиткеч вокал-бию номерлары, төрле җырчылар бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International