Кара мәчеләргә һәм буш чиләкле хатын-кызларга үч итеп Мамадыш районында антисуевер туйлар алып баралар

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Статистикага караганда соңгы айда никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләүчеләрнең саны берничә тапкыр азрак.

Традиция буенча күп туйлар апрель аена туры килә. Яшь парлар никахларын май аена кадәр теркәп калырга ашыгалар. “Май аенда өйләнешсәң – гомер буе авырлык белән көн күрерсен” дигән мәкаль яшәп килә халык телендә.

Чәчүнең кызган вакытында үткәрелгән теләсә-кайсы бәйрәм матди югалтулар алып килә дип ышанган борынгы халык. Җир эшкәрткән вакытта олы, күп кунак чакырып туйлар уздыру матур саналмаган. Шуңа да түбәндәге мәкальләр килеп чыккан: “майда өйләнгән - сәламәтлеген югалткан”, “яхшы кеше майда туй ясамый”.

2016 елда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 226 туй уздырылган , шуның 11 май аена туры килә. Бу елны исә, ел башыннан 62 пар никахларын теркәгән, әлегә 3 е  генә май аенда.

    ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларның хисләре  сынамышларга караганда өстенерәк булыр, чын күңелдән бергә булырга теләүчеләр үзләренең йөрәкләрен тыңларлар,  дип ышанып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International