Паспорт тапшыру тантанасы

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 26 апрелендә районның ГХАТ (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы”  музеенда 14 яше тулган  укучыларга паспорт тапшыру тантанасы  оештырдылар. 

ГХАТ бүлеге  җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова иң элек яшүсмерләрне паспортның килеп чыгу  тарихы  белән таныштырды,  паспортка кагылышлы сораулар бирде. Укучылар  әлеге сорауларга  дөрес җаваплар биреп, үзләренең  белемнәрен ныгытып кына калмадылар,  ә тапкырлыкларын да күрсәтеп, үзләренең тормышларынлагы иң кирәкле мөһим документка – Россия  паспортына ия булырга  хокуклы булуларын дәлилләделәр.

Паспортны укучыларга тантаналы төстә район миграция  хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Хафизов  тапшырды. Бу чарада шулай Бөек Ватан сугышы ветераны, “Халыклар дуслыгы”  музее  директоры Гарифҗан Галиев, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  һәм  музей хезмәткәрләре  дә катнашты. Алар балаларга фатыйха итеп, “Районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнары, Сез  паспорт алган бу  көнне зур бәйрәм буларак кабул итсәгез иде!” дип,  теләк-тәкъдимнәрен ирештерделәр.

Чыннан да, әлеге көн укучылар күңелендә озак сакланыр. Аларга  биредәге хезмәткәрләр  музей заллары буйлап экскурсия оештырдылар  һәм истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International