“Фикерем бар” исемле ток-шоу

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

2017 елның 25 нче апрель көнне Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Фикерем бар” исемле ток-шоу үтте. Чарада укучылар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм гаилә белән эшләүче җитәкче-белгечләр катнашты.

Чараның темасы – гражданлык никахы. Укучылар командасы төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Җәмәгать судьясы Бриллиант Ханнанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәре Чулпан Латыйпова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов шулай ук үз фикерләрен җиткерделәр. Чараның икенче өлешендә үрнәк буларак танылган Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар һәм алты бала үстерүче Феликс һәм Светлана Кинарскийлар гаиләләре белән очрашу үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International