25 апрель көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән барлыкка килгән Хәйрия фонды тарафыннан матур чара үткәрелде. Бу чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар бәйрәмдә катнашып, конкурсларда җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдылар.