100 нче балага туу турында таныклык

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

2017 елның 25 апрелендә ЗАГС бүлеге һәм район матбугат хезмәткәрләре белән берлектә яңа туган 100 нче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булып үтте.

Бәхетле әти-әни Светлана Сергеевна һәм Андрей Викторовичка ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы истәлекле бүләкләр һәм йөзенче номерлы таныклык тапшырды. Бу күңелле вакыйга ЗАГС бүлеге оешуның йөз еллыгы белән туры килде. Лилия Саим кызы яшь гаиләгә бәхет, гаилә иминлеге һәм нәнине тәрбияләүдә түземлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International