“Яшь гаилә мәктәбе“

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

“Язгы игелек атнасы” акциясенә кушылып  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре  уткәрелде.

25 апрель  көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Такталачык, Кадет мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район үзәк больницасы гинекологы А.Э.Хусаинова, район мөслимәләр җитәкчесе Зөхрә Закирова катнашында   “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева  кызлар, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International