Елена Полякова Чүпрәле гаиләләренә Ана капиталы Сертификаты тапшырды

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

11 апрель көнне районда эш визиты белән Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия фонды  идарәчесе урынбасары Елена  Полякова булып китте. Район халкыннан пенсиягә кагылышлы сораулар буенча шәхси кабул итүдән тыш, Елена Полякова “Ана капиталы“ сертификатын  тапшыру тантанасында да катнашты.

     Икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан матди ярдәм программасы 2007 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Район ЗАГС бүлегендә узган тантаналы чарада шулай ук,  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рәфикъ Җәлалов һәм райондагы пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов катнаштылар.

  – Гаиләдә бала туу олы шатлык. Димәк, яшәеш, тормыш дәвам итә дигән сүз. Исәнлек һәм гаилә бәхете телим сезгә, -диде Елена Полякова һәм  пенсия фонды  идарәчесе урынбасары “Ана капиталы“н нинди юнәлешләрдә кулланып булачагын искә алып үтте.

       Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Буадагы пенсия фонды җитәкчесе Рәфикъ Җәлалов та  әти-әниләргә матур теләкләрен җиткерделәр.

       Түбән Каракитә авылыннан Җәдихановлар гаиләсе:

–Гаиләбездә зур шатлык булып, кызыбыз туды. Өч ир-егетебез бар, кызыбыз дүртенче бала. “Ана капиталы“н әле нинди максатларга файдаланачагыбызны уйлаганыбыз юк әлегә, - дип хис-кичерешләре белән  уртаклаштылар.

       Яңа Убидан Дергуновлар да,  хөкүмәттән гаиләләргә мондый акчалата ярдәм бик ярап куя, аеруча торак шартларын яхшыртыруга тотып булуы куанычлы, -диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International