Әнинең җылы куллары

2017 елның 10 марты, җомга

Һәр елны 8 март бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында беренче балаларын тапкан 2 гаилә чакырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, чөнки  хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International