Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Бөтенрәсәй архив көне

2017 елның 10 марты, җомга

      Ел саен, 10 март көнне, Рәссәйдә барлык архив хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме "Архив хезмәткәрләре көне” билгеләп үтелә.

     Заманча архив хезмәткәре, үз өлкәсендә генә квалифицияле белгеч булырга тиеш түгел, ул, шулай ук, үз эшенә ирешү өчен информацион компьютер технологияләре белән дә  дөрес куллана белергә тиеш. Бу һөнәр хәзерге вакытта, тирән белем генә түгел, ә шулай ук тарихи белем, күп кенә юридик мәсьәләләр белән эшләргә, компьютер белүне  таләп итә.

     Бу көнне  һөнәри бәйрәм  белән Юлия Миннулинаны котлады, аның эшенә булган намуслы һәм җаваплы мөнәсәбәтен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Түбән Кама ГХАТ Идарәсе архивы актлар язмаларын саклау таләпләренә җавап бирерлек,  яңа металл стеллажлар белән тулыланды, анда бүгенге көндә 528 мең граждан хәле актлары язмалары һәм 2035 архив китабы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International