23 февраль көне, гадәттәгечә, батырлык көне булып бәйрәм ителә. Ихтирам белән, рәхмәтләр белән бөтен Рәсәй буенча туган җирен яклаган, тыныч вакытта, катлаулы һәм җаваплы хезмәт тоткан кешеләрне котлыйлар. Шуның белән беррәттән, якын киләчәктә үз туган җирен сакларга баручы малайларга да аерым игътибар бирелә.
Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле әниләрне малайлары тууы белән тантаналы рәвештә котладылар, ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.