14 нче февраль Гашыйклар көне буларак билгелә, Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шулай ук бәйрәм рухы булдырылды. Бәйрәм сишәмбегә туры килсә дә 26 пар бу көнне гаилә корырга булды. Парлар өчен сюрпризлар әзерләнгән иде: аларның фотосы сурәтләнгән экспресс-валентинкалар һәм гаиләнең киләчәгенә романтик юраулар. Гариза бирүче парлар да бу көнне игътибарсыз калмады. Теләгәннәргә фотога төшәргә мөмкинлек тудырылды, әзер фотосүрәтләре аларга никахларын теркәгән көнне (16 нчы һәм 17 нче мартта) бүләк ителәчәк.