2017 елның 3 февраль конне Балтач районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле чара булып узды

2017 елның 3 феврале, җомга

Яшүсмерләрне, икенче төрле әйтсәк, яшьлек чорына кереп баручы егет-кызларны кеше тормышындагы рухи кыйммәтләр, гомер баскычлары, гаилә хәленә әзерләү, парлы тормыш коруда истә тотыла торган мөһим төшенчәләр белән таныштырдылар. “Гаилә дәресен” ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова алып барды. Иң беренче итеп  ул балаларга : “ГХАТ бүлеге” дигән хәрефләр нәрсә аңлата?”- дип сорау бирде. Җавапны бергә таптылар.Аннары ГХАТ бүлеге эшчәнлеге , кайчан һәм ничек барлыкка килгән тарихын , бүлекнең нинди төр хезмәт күрсәтүе турында сөйләде. Яшьләргә ничә төр гражданлык хәле актлары барлыгын, нинди никахлар булуы турында аңлатты. “Катнаш никах”, “Гражданский брак” турында тирәннән  алып сөйләде. "Гражданский брак", катнаш нихах - замана чиреме, әллә язмышмы?" дигән сорау белән укучыларга мөрәҗәгать итте. Бергәләшеп ике очракның да уңай һәм тискәре якларын эзләделәр . Ул үз чыгышында ике төрле диндә яки башка милләттән булган егет белән кызның никахлашуында әти-әнинең ризалыгы, гореф-гадәт, йолалар сакланышы, туй йоласын үткәрү, балага исем кушу... кебек җитди темаларны яктыртты. 
Балтач районнында туган балалар туу турындагы архив китапларыннан әти-әниләре килеп теркәгән язуларын эзләп таптылар. Яшьләр бу көннәрен исләрендә бик әзак сакларлар дип ышанасы килә, чөнки алар үзләре өчен бик күп файдалы, тәрбияви, уйланырга сәбәп бирә торган мәгълүмәтне яңа гаиләләр туа торган җирдә-ГХАТ бүлегендә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International