Романтик бәйрәмнәрнең берсе февраль уртасына туры килә. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә шарлар, йомшак аюлар, шәмнәр һәм сөйкемле открыткалар ошый. Шуңа күрә, гаҗәп түгел, нәкъ менә бу көнне мәхәббәт аңлаталар, тәкъдим ясыйлар, хәтта никахларын теркиләр. Татарстан Республикасында өйләнешергә теләк белдергән андый парлар 127. 2017 елда "Гашыйклар көне" сишәмбегә туры килсә дә, яшьләр гаилә төзү өчен нәкъ бу көнне сайлаган.
Без барлык татарстанлыга күңел җылысы, үзара аңлашу, хөрмәт һәм гаилә иминлеге телибез!