Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 14 январь көнне “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында 2 нче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 10-11 сыйныф укчылары арасында “Гаилә һәм никах” дигән темага анкетага җаваплар язу үткәрелде. Анкетага 29 респондент 22 сорауга җавап бирде.
Район психологлары тикшергәннән соң , укучылар анкета нәтиҗәләре белән таныштырылачак.