Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәрнең 50 еллыгы көнне туган сабыйларны котладылар

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

      2016 елның 22 сентяберендә Түбән Каманың 50 еллык туган көнендә шәһәрнең перинаталь үзәгендә 18 бала дөньяга аваз сала, алар арасында ике пар игзәкләр.

     Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яшь әниләрне сабыйлары тууы белән тантаналы рәвештә котладылар, туу турында таныклык, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Түбән Кама мэры Айдар Метшиннан котлау сүзләре җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

      “Юбилей көне” акциясе кысаларында ГХАТ идарәсе белгечләре бала табу йортында “ Исәнме сабый!” дип исемләнгән исем кушу тантанасын үткәрделәр. Сәламәтлек, иминлек һәм игелек теләп, яңа туган нәниләргә туу турында таныклык тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International