2016 елның 22 сентябрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
– “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештыру чараларын әзерләү буенча план турында";
– "Гражданлык хәле актларын теркәү органнары оешуга 100 ел тулуга багышланган Гаилә һәм никах музеен булдыру турында";
– “Мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшчәнлеген оештыру турында".
Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы А.Р. Шәвәлиева катнашты.