2016 елның 7 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 37 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе башлыгы Э.Р. Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.