2016 елның 11 августында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Гаилəлəрендə өченче бала туган, өч бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм истəлекле бүлəклəр тапшырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бу бəхетле гаилəлəрне балалары туу белəн котлады. Аларга бəхет, уңышлар, нык гаилə учагы, сабыйлар исəн-сау, таза, матур булып үсеп үзлəренең əти-əнилəрен сɵендерүлəрен теләде.