Июль аенда Алексеевск районында 19 пар язылышты, 4 яшь пар үзләренең мөнәсәбәтләрен өзделәр.
Җәйнең икенче аенда 31 сабый туа: 15 малай һәм 16 кыз.
9 гаиләдә беренче бала, 13-гаиләдә икенче, 5 гаиләдә – өченче, дүрт гаиләдә - дүртенче һәм аннан күп бала туа.
Ата-аналар балаларына шундый исемнәр бирделәр: София, Дарина, Азалия, Ксения, Александр, Арина, Василиса, Илина, Виктория, Әминә, Кира, Елена, Анна, Ульяна, Александр, Нуриман, Данил, Арслан, Арсений, Артем, Константин, Алексей, Дмитрий, Клим, Әмир, Роман, Илья һәм Ярослав.
Шушы ук чорда 27 кеше дөньядан китте: 14 ир-ат һәм 13 хатын-кыз, шуларның 7 (димәк, 6 һәм 1) – хезмәткә сәләтле яшьтә.