Гаилә ныклыкның, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уяталар

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Алтын иң кыйммәтле тимерләрнең берсе санала. Ул һәрвакыт ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй- озак еллар яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Рәшит Габдулла улы һәм Фәния Гариф кызы Габдуллиннар быел июль аенда алтын туйларын билгеләп уздылар. Ирле хатынлы Габдуллиннар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауларга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрвәрләр. Бергәләп 3 балага гомер биргән Габдуллиннар бүген оныклар сөяләр. Дәү әни, дәү әти дип өзелеп торучы 5 оныклары да бәхет, шатлыклары.Габдуллиннар гаиләсе - гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Рәшит Габдулла улы бүгенге көндә дә авылның хөрмәтле кешесе, мәчетнең имамы. Алар гаиләсен белгәннәр үзләренә тирән ихтирам һәм хөрмәт белән карыйлар. Нөнәгәр мәдәният йортында узган тантаналы чарада юбилярларны балалары, оныклары, туганнары һәм күршеләре белән бергә Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче урынбасары Рәхилә Гафиятуллина да котлады. Ул юбилярларга бер-берсенә булган тугърылыклары, мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләк тә тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International