Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2016 елның 16 июле көнне гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Моратовлар 50 ел инде гомер юлыннан кулга-кул тотынышып атлый. 1966 елның 16 июлендә аларның никах мәҗлесе була, рәсми рәвештә алар шушы ук елның 17 июлендә язылышалар. Гөлсинә Миңнебаевна белән Фәрит Солтанморатовичны әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга зур тату гаилә барысы бергә җыелган иде. “Вакыт аша мәхәббәт” Юбилей альбомына алтын юбилярлар үзләренең имзаларын куйдылар һәм килгән кунакларга парлы бию бүләк иттеләр.
Кадерле юбилярларыбызны ихлас күңелдән алтын туйлары белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез!