Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 567 сабый теркәлде: 286 малай һәм 281 кыз. Иң кечкенә бала 690, ә иң зуры – 4480 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 42 яшь.
Бу атнада иң популяр исемнәр София, Артем, Амир, Ева, Андрей, Тимерхан, Артур, Тимур, Полина. Сирәк очрый торган исемнәр: Аврора, Авелина, Айлина, Стефания, Иделия, Памелла, Лея, Рамон, Радомир, Филипп, Йолдыз, Мигель.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 320 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 59, каләшкә – 66 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.