Баулыда игезәкләр туды

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

4 майда Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Фларис һәм Айгөл Сахибуллиннар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти- әни балаларына Язилә һәм Данияр дигән исемнәр бирделәр.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. 

Язилә белән Даниярнең сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International