ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 8 сентябрендә Түбән Камада шәһәрнең Туган көненә багышланган бәйрәм парады узды. Түбән Кама тамашачыларын һәм кунакларын үзенчәлекле хәрәкәт көтте.  Хәрәкәттә төрле предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергә уникаль платформалар узды.

12 нче сентябрь көнне Киров ГХАТ бүлегендә ут булмаячак.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә икенче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Семенов Андрей белән Анастасия гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.

2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Фаил һәм Алия – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан йөзенче яшь парларыбыз. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.

2017 елның 8 сентябренда Чистай никахлашу сараенда 300 нче пар булып Максим һәм Виолетта Коноваловлар теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International