ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

      2017 елның 5нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Адель Илгиз кызы Мингалеева – 5нче сентябрь көнендә дөнья күрде.

2017 елның 5 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Камаловлар гаиләсенең энҗе юбилейлары  узды.

Псәй авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Хаҗия Шәяхмәтова 5 нче сентябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул үзен котларга килгән район башлыгы урыпбасары Ләйсән Камил кызы белән Псәй авыл җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиевка игътибар һәи хөрмәт  күрсәтүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.  

Буген ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Михайловлар Петр Михаил улы белән Тамара Ялгуз кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек  5 сентябрь 1957 елнда  алар үзләренең никахларын Казан шәһәрендә рәсмиләштерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International