ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Ульяновск шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” округ Фестиваль-конкурсы узачак. Чара бишенче ел рәттән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.В. Бабич инициативасы буенча үткәрелә.

 Минзәлә шәһәрендә урнашкан беренче номерлы мәктәптә укучы 9-11 сыйныф укучылары белән ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова очрашу үткәрде. Бу очрашу май аеда үткәрелә торган матур бәйрәм Халык ара гаилә көненә багышлап үткәрелде. Очрашу барышында укучылар ГХАТ тарихы, гаилә законнары белән таныштылар.

2017 елның 30 маенда Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ Идарәсендә, ГХАТ Идарәсенә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән, “ГХАТ тарихы” рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Узган ялларда Әлмәт муниципаль районында икенче шәһәр велопарады узды. Узган елдагыча, майның соңгы ял көне саулык-сәламәтлек һәм матурлык бәйрәменә әверелеп олысыннан кечесенә кадәр биш меңнән артык велосипедчыны берләштерде.

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Анатолий һәм Нәргизә  Танакбаевлар  гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Индира дигән исем бирделәр. Индира гаиләдә икенче бала, аның Илфат исемле абыйсы бар.

Тукай районы гаиләләре белән Чаллы гаиләләренә тантаналы рәвештә ана капиталы тапшырылды. Пенсия фонды вәкилләре чакырылган гаиләләрне бу бәхетле вакыйга белән котлап 67 Чаллы һәм 2 Тукай районы гаиләләренә сертификатлар тапшырды.

2007нче елдан башлап Тукай районында 2412 сертификат тапшырылды. Ана капиталының күләме 453026 сум.

2017 елның 30 майенда Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә бала исем кушу һәм туу турында танатанасын үткәрелделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International