ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 10 апрелендә Роскосмос космонавтлары отрядының космик экспедицияләре тәмамланды. Экипаж җитәкчелегендә – «Союз МС-02» корабле командиры, тумышы белән Бөгелмәдән булган Сергей Рыжиков. Бу ил күләмендә зур вакыйга. 2016 ел ахырында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә үз эшләрен хәзерге вакытта да башкаручы космонавтлар Алексей Овчинин һәм Антон Шкаплеров белән шәхсән танышу мөмкинлеге туган иде.

10 апрель көнне җирле үзидарə кɵне уңаеннан “эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә сигез  14 яшь тулган  Россия  гражданнарына паспорт тапшырдылар.

Район җитəкчелəре,  әти-әниләре һәм дуслары каршында тантаналы тɵстə документ алу, яшь гражданнарга илебезнең тулы хокуклы граҗданины булуын аңлаттылар.

 2017 елның 10 апрелендә "Бердәм Рәсәй" фракция  партиясенең хатын-кыз депутатлар берләшмәсе уртак утырышы һәм "Түбән Кама Хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының утырышы узды.

2017 елның 4 нче апрелендә Рамил һәм Ильнара Шакировлар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды: ике кыздан соң көтеп алынган уллары Ранель дөньяга аваз салды.

3-9 апрельда 6 баланың  атасын яздыру һәм 38 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

10 апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.

    Мамадыш районының Омар авылында гомер кичерүче Лисина Клавдия Василий кызына 10 апрель көнне 95 яшь тулды. Шушы уңайдан Омар авыл җирлеге башлыгы Надежда Петровна Клавдия апаны юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В.Путинның, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П.Ивановның котлау хатларын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International