ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

   Бүген Биектау районының Яшь-Көч авылында яшәүче Емельянова Аннага 105 яшь тулды. Туган көне белән аны район башлыгы Рөстәм Калимуллин, Дачный авыл җирлеге башлыгы Руслан Ямалиев котладылар. Анна Ивановна озак еллар намуслы  эшләгәне өчен күп бүләкләргә лаек. Кунакларны мул һәм бәйрәм табыны артында каршы алдылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады.

"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә катнашу йөзеннән, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре  “Шәфкатъ” социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә булып кайттылар.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International