ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Батталова Миләүшә Ильнур кызы  2016 елның 1 нче сентябре көнне икеләтә бәйрәм кичерә. Белем бәйрәменә багышланган линейкада аңа Минәлә районы хакимияте балыгы Салахов Айдар Фәслах улы һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Газизянов Рөстәм Шакирҗан улы тарафыннан Россия гражданы паспорты тапшырылды.

      2016 елның 2 нче сентябрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 30 ел бергә гомер иткән Мининлар Ольга Геннадий кызын белән Евгений Петр улы хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.

Яңа уку елы башлану уңаеннан илебезнең барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева бу көнне шәһәребезнең 12 нче мәктәбендә үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне ул ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады, яңа уку елында уңышлар һәм ныклы белем теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International