ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз.Гыйбадуллин Фәнис белән Гөлиянең, Хаеров Альфред белән Мәдинәнең дә буген бик куанычлы көннәре. Тормышларын түгәрәкләндереп 4 май көнне Гыйбадуллинар гаиләсендә икенче балалары - кызлары Зәмирә туды, ә Хаеровлар гаиләсендә 12 май көнне алтынчы балалары- кызлары Хәдичә якты дөньяга аваз салды.

Сарман районы Зур Нөркәй авылында яшәп, гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Абдулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш башлангач, Габделхак ага үз теләге белән сугышка китә. Ул Ленинград блокадасын өзүдә, Курск Дугасы өчен барган сугышта, Украина, Молдавия, Венгрия һәм Румынияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Зур Нөркәй мәктәбендә укытучы булып эшли, “Халык мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп устергәннәр, хәзер 6 онык, 5 оныкчык шатлыклары белән яшиләр.

    Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик озаклап әзерләнәләр.

   Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь өйләнешүчеләр өчен шәһәр паркын үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, яшел үсентеләр фонында фотога төшү өчен матур эскәмияләр барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International