Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясе паспортларын тапшыру

2019 елның 13 декабре, җомга

13 декабрьдә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Чарада катнашучылар – мәктәп укучылары һәм ата-аналар.

Паспортларны яшь бөгелмәлеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенеңБөгелмә районында миграция мәсьәләләре буенча башлык урынбасары Ирина Александровна Подгорнова һәм Бердәм Россия Яшь гвардиясенең штаб начальнигы Ринат Дусаев тапшырды.

Укучыларга тантаналы шартларда паспорт белән бергә,илебезнең төп документын – Россия Федерациясе Конституциясен һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу истәлекле вакыйга белән яшь бөгелмәлеләрне Бөгелмә районы иҗтимагый советы рәисе Гөлирә Төхвәт кызы Вәлиева котлады. Ул балаларның үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, җәмгыять өчен хезмәт итүләрен, үз традицияләрен саклауларын һәм хөрмәт итүләрен теләде. Сәнгать мәктәбе һәм Укучылар сарае вокаль коллективлары катнашучылар өчен Россия һәм Татарстан турында җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International