Никахлашуны тантаналы теркәү

2019 елның 14 декабре, шимбә

2019 елның 14 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Калинин Александр Сергей улы һәм Степанова Анастасия Петр кызының никахын тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде. Алар иң олы парлар булып саналалар, аларның яшьләре 80 гә якынлаша, алар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Әти-әниләрнен тормышларында булган күркәм вакыйга белән аларның балалары һәм оныклары тәбрикләде. Шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. бу парларны котлады һәм аларга истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International