Мамадыш ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталына ия булу сертификатларын тапшырдылар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 нче августында  Мамадыш муниципаль  районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатларын тапшыруның чираттагы  тантанасы узды. Гаилә бюджетын 9  гаилә тулыландырды.

Бәйрәм хуҗасы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Мәсхутовна да бәхетле ата-аналарга үзенең тәбрикләү сүзләрен юллады. Ул залда утыручы бәхетле 9 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Дәүләтнең ныклы ярдәме булганда өченче һәм дүртенче балаларны курыкмыйча алып кайтырга була дип ассызыклады.

Тантанада шулай ук  җирле пенсия идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов катнашты. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде. “Районыбызда туган һәр бала – безнең өчен зур вакыйга, шуңа да сабыйларның балачаклары бәхетле һәм тулы булсын өчен район җитәкчелеге бар шартларны тудырыга тырыша”, - дип ассызыклады.

Әлеге чара истәлекле фото белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International