Әлмәт шәһәрендә 15 һәм 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 14 июле, якшәмбе

2019 елның 12 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 һәм 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар,  һәм сабырлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International