Баулы районы ГХАТ бүлегендә Халыкара бәхет көне

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта бөтен дөньяда Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә. Бәхет турындагы хыялның барлык кешеләр өчен уртак булуына басым ясау өчен ООН Генераль Ассамблеясы бу үзенчәлекле бәйрәмне оештырган. Ул 2012 елдан 20 мартта бәйрәм ителә. Дата очраклы гына билгеләнмәгән. Чөнки бу көн - язгы тигезлек көне, бу ният буенча, бар халыкның да бәхетле булырга тигез хокукын гәүдәләндерә.

Рәсми рәвештә яз башланганда һәм бөтен дөнья бәхет көнен бәйрәм иткәндә Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь баулылыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Документны тапшырганда Баулы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д. Л. Бакиров яшьләргә Россия патриотлары булуларын теләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе В. А. Будин һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Н.С.Четвертакова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International