Бөгелмә муниципаль районында алтын юбилей

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 30 ноябрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Закировлар гаиләсен котладылар. Рафил Зәки улы һәм Нәфисә Хәлим кызы ярты гасыринде бергә.

Аларның татулыгы, бер-берсенә тугрылыгы вакытлар белән сыналган, бердәм тормышлары бәхетле вакыйгаларга бай булган: балалары Илшат, Илмира һәм Тимур туу, яраткан эш, оныклар - Марат, Лилия, Самат, Эмиля, Аделиналар, Изилә барлыкка килү.

Кирпеч артыннан кирпеч куелып, әлеге гаиләнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре барлыкка килгән.  Тату пар тормыш юлында күп сынаулар үтсә дә, алар усалланмаган, күңелләре катыланмаган, күркәм пар гаилә учагының җылысын саклап калган.

Юбилярлар туганнары һәм кунаклары алдында Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына имзаларын куйдылар.       ГХАТ бүлеге белгечләре аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм юбилярларга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International